Пятница, 26 Апреля 2024, 3:06:15
Поповская средняя школа
Приветствую Вас popovka-shckola | RSS
Меню сайта
Категории раздела
Мои файлы [8] раздел 1 [0]
1
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода
Главная » Файлы » Мои файлы [ Добавить материал ]

Открытый урок татарского языка
[ Скачать с сервера (36.0 Kb) ] 15 Декабря 2009, 11:10:16
Баулы муниципаль районы
Татарстан Республикасы
Поповка гомумбелем мәктәбе
Миннулина Алсу Басыр кызының
6 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

Тема: Чын дуслар
Максат:Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүз лексикасын
ныгыту, баету, укучыларда кешегә хас булган уңай
сыйфатларны тәрбияләү.

Җиһазлау: рәсемнәр,таратма материал, компьютер.
Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше.
Дежур укучы белән әңгәмә. Дежур укучыга укучылар сораулар бирәләр.
2. Өй эшен тикшерү.
- Өй эше сезгә « Фәһимә» хикәясен тагын бер тапкыр сәнгатьле укып килергә иде.
Укучыларга « Дөресме? Ялгышмы?» биремен тарату.

Фәһимә акча сорарга онытмады.
Тәнәфес вакытында Фәһимә аш алды.
Фәһимә янына Нәсимә килде.
Наил Фәһимә турында дусларына сөйләмәде.
Нәсимә, Наил, Әхмәт акча җыйдылар.
Фәһимә рәхмәт әйтте.
Җавапларын алмашып бер - берсенекен тактадан тикшерәләр.
Я,я,д.я,д.д.
3. Үткәннәрне кабатлау.
Тактада хикәя исемнәре, хикәядәге җөмләләр. Укучылар кайсы җөмлә кайсы хикәядән белергә тиешләр.

«Наилә» «Әллә синең акчаң юкмы?»
«Яңа чана» « Кит,кит бирмим я ватарсың»
«Кинога
барганда» «Хәзер миңа нишләргә?»
«Сашаның
дуслары» «Тагын нинди эшләрең бар, әни»
«Чын дуслар» «Үземә кирәк»
3. Дәреснең темасына күчү.
- Балалар , тактада рәсемнәр, сүзләрнең баш хәрефләрен укысагыз, дәреснең темасы килеп чыга.
Чөгендер.ылыс,нарат дөя,урман,суган, лимон.аю.роза
- Әйе, бүген безнең темабыз «Чын дуслар».
«Чын дуслар» тактага эленә.
- Без үткән дәрестә «Чын дуслар» хикәясен укыдык,әйдәгез әле искә төшереп сәхнәләштереп алыйк.
4. Сәхнәләштерү.
- Фәһимә, син нигә ашамыйсың?
- Мин акча алып килергә оныттым.
- Хәзер аз гына көт, без сиңа ярдәм итәбез.
- Наил, Әхмәт, акчагыз калдымы? Фәһимәнең акчасы юк.
Әйдәгез, аңа ярдәм итәбез.
- Әйе, менә миндә ун сум бар.
- Миндә дә ун сум бар.
- Миндә дә биш сум бар. Хәзер җыябыз да Фәһимәгә бирәбез.
- Мә, Фәһимә, сиңа акча. Аша тиз генә. Хәзер звонок булла.
- Бик зур рәхмәт сезгә.
5. Әңгәмә.
- Ә сезнең дусларыгыз бармы?
-Юля, синең дустың бармы?
- Ул нинди дус?

- Катя, ә синең дустың бармы?
- Ул кайда яши?

- Вероника, синең дустың нинди?
- Син дустың белән нишлисең?
6.Физминутка
Менә минем уң кулым,
Менә минем сул кулым,
Менә түшәм, менә идән,
Менә мин ничек үсәм.
7. Рәсемнәр тарату, дуслар турында җөмләләр төзиләр.
Һәр укучы сыйныф каршысына чыгып, рәсемнәрне күрсәтеп
җөмләләрен әйтәләр.
8.Мәкальләр уку һәм мәгънәләрен аңлату.
Чын дуслар авырлык килгәч беленә,
Друзья познаются в беде.

Дустың юк икән – эзлә, тапсаң - сакла.
Нет друга – ищи, найдёшь – береги.

Дуслыкта көч.
В дружбе сила.

Йөз сум акчаң булганчы,йөз дустың булсын.
Не имей сто рублей.а имей сто друзей.

9.Дәреслек белән эшләү.
Диалог уку һәм тәрҗемә итү.
- Ничек уйлыйсыз, Лена, Коля, Алсу, чын дуслармы?
- Юк
- Ни өчен?
- Чөнки ……
10. Ныгыту. Экранда:
Чын дус нинди булырга тиеш?
Игътибарлы
Ярдәмчел
Гадел
Намуслы
Юмарт
Ни өчен дуслашалар?
- Дуслар белән күңелле.
- Дуслар белән рәхәт.
- Дуслар бер – берсенә булышалар.
- Дуслар бер - берсен яклыйлар.
- Дуслар бер – берсе турында кайгырталар
- Хикәядә Нәсимә, Наил, Әхмәт чын дуслармы?
- Әйе.
- Алар нинди дуслар?
- Алар игътибарлы, юмарт.

11. Йомгаклау. Билгеләр кую.
12. Өй эше.
1 төркем – « Чын дуслар» темасына хикәя язарга.
2 төркем – 126 бит 8 күнегү.

Категория: Мои файлы | Добавил: popovka-shckola
Просмотров: 2798 | Загрузок: 221 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Наш опрос
Сколько времи у Вас уходит на подготовку домашнего задания?
Всего ответов: 91
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Copyright MyCorp © 2024